«Музыка – ул тормышның төрле чорларына кайтаручы эзләр»: кичә-портрет (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә күренекле рус композиторы Сергей Рахманинов иҗаты буенча кичә узды. Кичәнең кунаклары музыкантның тормыш юлыннан кызыклы фактларны белде, аның композицияләре белән танышты. Аларны тыңлап, композиторның шедеврларына нинди мәгънә салынуы һәм аларның үзенчәлеге нәрсәдә булуына анализ ясадылар. «Рахманинов – пианист һәм интерпретатор» дигән документаль видеоязманы карап, килүчеләр Сергей Васильевичның октава һәм бравур пьесалар гына түгел, камил башкаруга ирештерелгән миниатюраларны да бик теләп уйнавы турында белде. Кичә-портретка «Сергей Рахманинов – рус халкының рухи даһие» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда теләге булган һәркем даһи композитор иҗаты белән җентекләбрәк таныша һәм үзенә ошаган китапны өенә алып китә алды. 

Поделиться: